3 июнь 2022 яңалыклары
-
Балалар биредә талантларын бөтен тулылыгы белән күрсәтә алалар
Биектау авылындагы сәнгать мәктәбендә Татарстан рәссамнарының күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чара уздырыласы урын очраклы рәвештә генә сайланмаган. Биредәге уку йортын тәмамлаучылар рәсем сәнгатенең танылган осталарының хезмәтләренә тиңләшерлек картиналар иҗат итәләр.
-
Биектау районында РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виктор Фисенко булды
Биектау районына Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко килде. Ул Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән бергә Биектау тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан яңа поликлиника бинасын карады.